Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хыянәтче ир ни өчен хатыны янына кире әйләнеп кайта?

Ир-атларның 30 процентка якыны хыянәт итә, ди белгечләр.

news_top_970_100
Хыянәтче ир ни өчен хатыны янына кире әйләнеп кайта?
https://pixabay.com

Хыянәтче ир йөри-йөри дә, барыбер хатыны янына әйләнеп кайта. Моның сәбәбе киңәшләр сайтында язылган.

Белгечләр фикеренчә, читтә мөнәсәбәтләр - ир-ат өчен бер маҗара гына булуы мөмкин. Ул уңай хисләр туплый да кире әйләнеп кайта.

Ир белән хатын арасында проблемалар аркасында ир хыянәт итәргә мөмкин. Ул хатынын ярата, гаиләсен ташлап китми, тик талаштан туйгач, ул бераз хыянәт итеп ала. Яңа хатын-кыз аңа матур хисләр бирә, ир кәефен күтәрә дә үз хатыны янына кайтып китә.

Үз өе аның өчен иң нык тыл. Өйдә пөхтәлек һәм яхшы атмосфераны хатыны ясый. Мондый комфортны ир бернәрсәгә дә алмаштырмый. Яши торгач, никахлы хатын дәрт һәм мәхәббәт бирми башласа, бу ир читкә барып хыянәт итеп кайта. Ул бернәрсәдән дә баш тарта алмый, шуңа күрә ялганга бара.

Җаваплы адым ясый алмый торган ир дә хыянәт итә, тик барыбер хатыны янына кайта. Чөнки ул җаваплы адым ясап, хатынын ташлап, яңа гаиләгә китә алмый, аерылышып йөрүдән, малын югалтудан курка.

Бик җаваплы ир-ат хыянәт итә дә хатыны янына кайта. Чөнки ул гаиләсе өчен зур җаваплылык хисе тоя.

Ирләр хыянәтен ничек кенә акларга маташмый. Имеш, аның бер мәгънәсе юк, ул хатынын ташлый алмый. Ир үзенең мин-минлеген ничек тә канәгатьләндерергә тырыша. Имеш, аларны табигать шулай яраткан, ләкин хатыннар читкә йөрергә тиеш түгел, дип төрлечә алдап-йолдап, алар хыянәткә аклау табарга мөмкин.

Әлбәттә, бөтен кеше бертөрле булмый, бөтен ирләр дә хыянәт итми, бөтен хатыннар да хыянәтче ирләрне кабат кабул итми һәм башкалар һәм башкалар. Бәхетле булыгыз!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100