Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бакчада нинди үсемлекләр үстергән өчен штраф салалар?

Тузганак, кыр бөтнеге, исле ромашка чүп үләне булып санала, аларны утамаган өчен штраф түлисе була.

news_top_970_100
Бакчада нинди үсемлекләр үстергән өчен штраф салалар?
https://pixabay.com

Россиядә бакча участогында үстерү тыела торган үсемлекләр исемлеге бар. Дару тузганагы, кыр бөтнеге һәм исле ромашка кебек чүп үләннәрен үстергән өчен штраф салалар. Бу турыда РИА Новости агентлыгы юрист Татьяна Мацуковака сылтама белән хәбәр итте.

Балтырган һәм шайтан таягы белән беррәттән, бу үсемлекләр дә зыянлы дип санала. Юрист Татьяна Мацукова шул хакта сөйләгән.

Үсемлекләр өчен куркыныч корткычлар, чүп үләннәре белән көрәш кагыйдәләрен бозган өчен закон буенча штраф каралган, дип искәртә ул.

Закон буенча, бакча участогы хуҗасы чүп үләннәрен чистартмаса, аңа 300-500 сум штраф каралган. Вазифаи затларга исә 500-1000 сум, юридик затлар 5-10 мең сум штраф салалар.

«Чүп үләннәре исемлеге Россия Хөкүмәтенең 18.09.2020 № 1482 карары белән билгеләнә. Чүп үләннәре исемлегенә Сосновский балтырганы, кыр бөтнеге, дару тузганагы, исле ромашка, шайтан таягының төрле төрләре, амброзиянең төрле төрләре керә», — ди юрист.

Чүп үләннәрен чистартмаган бакча хуҗалары кагыйдә бозган булып санала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100