Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Телефон мошенниклары сезгә шалтырата алмасын өчен нәрсә эшләргә?

Абонентларның номерын ачыклый торган программа да урнаштырырга мөмкин.

news_top_970_100
Телефон мошенниклары сезгә шалтырата алмасын өчен нәрсә эшләргә?
pixabay.com/ru

Телефон мошенниклары белән сөйләшмәү хәерле, ә иң яхшысы - алар сезгә шалтырата алмасын өчен берничә чара күрергә кирәк. Бу хакта Роскачество башлыгы Илья Лоевскийга сылтама белән «Прайм» басмасы яза.

«Әгәр телефоныгызда сакланмаган номерлардан килгән шалтыратуларны сүндереп куя торган мөмкинлек булса, шуны кулланырга була. Бу иң радикаль алым, әмма файдасы бар. Хәер, зур гына җитешсезлеге дә бар — сезгә клиентлар, курьерлар һәм башкалар шалтырата алмаячак», — дип сөйләде эксперт.

Шулай ук абонентларның номерын ачыклый торган программа да урнаштырырга мөмкин. Әмма аз билгеле, шикле программаларны урнаштырырга киңәш ителми, чөнки бу программалар шәхси мәгълүматларга керүне таләп итә, диде ул.

Эксперт сүзләренчә, күпчелек очракта әле сез трубканы алганчы ук бу программалар мошенниклар шалтыратуын кисәтә. Тиз ышанучан һәм беркатлы кешеләргә аеруча моңа игътибар итәргә кирәк.

Моннан тыш, мобиль элемтә операторларында түләүсез һәм бушлай анти-спам куштырырга була.

«Шул ук вакытта бу төрдәге хезмәт күрсәтүнең таләпләрен яхшылап укырга һәм нинди функцияләрнең эшләвенә игътибар итәргә кирәк», — диде Лоевский.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100