Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эпидемия вакытында идәнне көненә ничә тапкыр юарга?

Роспотребнадзор өй җыештыру өчен киңәшләр чыгарды. Бу турыда ведомство сайтында язылган.

news_top_970_100
Эпидемия вакытында идәнне көненә ничә тапкыр юарга?
https://pixabay.com/

Өй яки фатир идәннәрен чылатып юарга кирәк. Гаиләдәгеләр барысы да сәламәт булса, идәнне атнасына ике-өч тапкыр, көнкүреш химиясе кулланып юарга кирәк. Өйдә берәр кеше авырый башласа, идәнне көн саен чылатып юу һәм хлорлы антисептик куллану хәерле.

Өйдәге кешеләр еш орына торган ишек тоткалары, ут сүндергечләр, шкаф тоткалары, көнкүреш приборлары һәм башкалар спиртлы эремә яки хлорлы катнашма белән сөртелергә тиеш. Мондый эремәдә спирт күләме 70 проценттан ким булмасын. Бу әйберләрне сабынлы су белән юсаң да ярый.

Урамнан керә торган ишек тоткасын сөртү кагыйдәсе аерым: урам ишеге тоткасын өйгә керүгә үк сөртергә кирәк. Кулны сабын белән югач түгел, нәкъ менә өйгә керүгә үк ишек тоткасын дезинфекцияләргә кирәк, ди белгечләр.

Өйдә тотыла торган башка предметларга килгәндә, аларны көненә бер тапкыр дезинфекцияләргә кирәк. Бу фатирдагы кешеләр барысы да сәламәт булган очракта. Әгәр өйдә берәр кеше авырып ятса, әйберне тоткан саен дезинфекцияләү хәерле.

Су краннарын һәм раковиналарны чистартканда көнкүреш химиясе кайнар су белән тулысынча чистартылып беткәнеме икәнен тикшерегез. Ванна бүлмәсен чистарту өчен хлорлы дезинфекция чаралары кулланыгыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100