Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Үлемнең чираты юк»

«Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллинга сорау.

news_top_970_100
«Үлемнең чираты юк»

Нурулла хәзрәт, Әмирхан Еники әйтмешли: «Үлемнең чираты юк. Без позедда барабыз, кайчан төшеп каласыбызны белмибез». Үлемнән бит сәке астына кереп качып булмый. Кайвакыт яшь журналистлар карт артист, язучыларга: «Үлемнән куркасызмы?» - дигән сорау бирәләр, бу сорауны яшьләргә дә юллар идем, чөнки көн туды исә әби дә, бәби дә, бабай да, егет тә җан тәслим кылырга мөмкин… Күптән түгел Зөфәр Билаловның абыйсы 58 яшендә гүр иясе булды. Җырчы: «Бәгырьнең яртысын кисеп алды бу үлемең…» — дигән… Озын сүзнең кыскасы, эчке халәт белән үлемгә әзерләнеп буламы? Үзебез, туганыбыз, хатын-иребез, балабыз (Алла сакласын) мизгел эчендә мәңгелеккә китәргә мөмкин бит.

 Катлаулы сорау. Бу тормышка гашыйк булмаска кирәк. «Без бу дөньяда кунак кына», — диләр бит, үзебезне кунак кына итеп хис итәргә тиешбез. Синең яныңда булган кешене, әйберләрне вакытлыча гына бирелгән дип кабул итәргә кирәк. Диндә булсаң гына боларның вакытлы икәненә төшенәсең…

Бүген мәҗлескә чакырып әтинең апасы шалтыратты, җизнигә (ире) 70 яшь тулган икән. Балачакта 70 яшьлек кеше безнең өчен  бик карт иде инде. 70 түгел, 40 яшьлек кеше дә карт, дип уйлый идек. Хәзер җизнигә карыйм да, яшь күренә бит әле бу, дим, сөбханалла. 70 яшьлек кеше карт түгел икән бит, дип уйлыйм… Әти йөрәк авыруыннан 50 яшьтә вафат булды, миңа 23 яшь иде. Хәзер, бик иртә үлгән икән бит, дип уйлыйм…

Дөнья белән яшәсәк, үлемгә беркайчан да әзер булмаячакбыз. Дөньяны гына кусак, безнең өчен һаман да үләргә иртә кебек тоелачак. Аллаһы Тәгалә ничә яшьтә кешенең җанын алуны Үзе хәл итә. Аллаһы Тәгаләнең гомерне алуы белән риза булырга кирәк, кеше гел риза түгел. Бу дөньяда вакытлы гына икәнеңне белсәң, син гөнаһ кылмыйсың инде. Намазларыңны вакытында укып барасың. Раббым, мин бүген эчәм, иртәгә ташлыйм, дип әйтә алмыйбыз, иртәгә үләргә мөмкинбез. Бүген намаз укымыйм, иртәгә укырмын, дип тә әйтеп булмый, иртәгә булмаска мөмкин.

Әлбәттә, бу халәт яши-яши онытыла, дөньяга кереп китәсең. Иртә белән торасың, эшлисең, кич белән ятасың - мәңге шулай булыр дип уйлыйсың. Аллаһы Тәгалә авыру биреп, безгә үлемне искә төшерә. Картлыкның үз нигъмәте бар, мәңгелек түгел икәнебезне аңлыйбыз.

***

Яшьлекнең дә мәңге-мәңге

Булырына ышанмадыкмыни?!

Ышандык!!!

Марсель Галиев шигыреннән бер мизгел, өзек, хакыйкать. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100