Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Май белән кер юу сере

Пычрак тастымалларны майлы суга салып, берничә сәгать җебетергә кирәк.

news_top_970_100
Май белән кер юу сере
https://pixabay.com

Кухня тастымалларын үсемлек мае белән юып чистартып була икән. Май салгач, тастымалда каткан иске майлар эреп китә. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

15 литр кайнап торган суга 3 аш кашыгы үсемлек мае, 1 стакан теләсә нинди кер юу порошогы, 2 аш кашыгы коры агарткыч салып, болгатыгыз. Тастымалларны шунда салыгыз. Керләрне төнгә җебетергә калдырып торыгыз. Эремә озаграк җылы торса, яхшырак. Шуңа күрә капкачын каплагыз, чиләкне җәймә белән төреп куйсагыз да була. 

Иртән керләрне кер юу машинасына салып юыгыз.

Коры агарткыч урынына аш содасы кушарга була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100