Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа елда машина йөртүчеләргә яңа штрафлар таблицасы

Камера каршында гына акрын барып, аннары тизләнгән очракта да штраф килергә мөмкин.

news_top_970_100
Яңа елда машина йөртүчеләргә яңа штрафлар таблицасы

Уртача тизлекне арттырган, техосмотрсыз йөргән, түләүле трассаларда акча түләмәгән һәм башкалар өчен 2021 елда штраф түләү тәртибе турында автомобиль яңалыкларына багышланган сайтта хәбәр ителә.

Юлдагы камералар уртача тизлекне исәпли һәм шуның буенча уртача тизлекне арттырган өчен штраф языла. Мәсәлән, әгәр йөртүче 60 км\сәг чикләү торган тамга булган урында камера каршында гына тизлеген киметеп, аннары кабат тизләнеп китсә, камералар барыбер аның уртача тизлеген санап чыгара һәм штраф турында хат киләчәк.

Түләүле трассада бушлай йөргән өчен җиңел машиналарга 1500 сум, йөк машиналарына 5 мең сум штраф салалар.

Иске машинаны урамда, ишегалларында ташлап калдырган кешеләргә 3 мең сумга кадәр штраф булуы ихтимал.

Балалар мәйданчыгында парковка ясаган, ишегалдында машина юган өчен 1-2 мең сум штраф була.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100