Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сәһү сәҗдәсе кайчан һәм ничек кылына?

Фарызларның берсен генә дә булса белә торып яисә онытканлык белән төшереп калдыру намазны бөтенләй боза һәм сәһү сәҗдәсе кылып аны төзәтеп булмый.

news_top_970_100
Сәһү сәҗдәсе кайчан һәм ничек кылына?
Абдул Фархан

Сәһү сәҗдәсе − намаздагы җитешсезлекне төзәтү өчен кылына торган сәҗдә. Намазның фарыз өлешләренең берәрсе кичектерелсә яисә ваҗибләренең берәрсе төшереп калдырылса яки кичектерелсә, сәһү сәҗдәсе башкарыла. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте сайтында аңлатыла.

Мәсәлән, витр намазында кунут догасын укырга онытылса; әгәр «Фатиха» сүрәсеннән соң өстәмә сүрәне укырга онытып, рөкүгъка кителсә. Бу хаталарны төзәтер өчен сәһү сәҗдәсен кылырга кирәк һәм бу ваҗиб гамәл булып тора.

Фарызларның берсен генә дә булса белә торып яисә онытканлык белән төшереп калдыру намазны бөтенләй боза һәм сәһү сәҗдәсе кылып аны төзәтеп булмый. Мондый очракта намазны яңадан укырга кирәк.

Намазның ваҗиб өлеше белә торып төшереп калдырылса, сәһү сәҗдәсе кылып моны да төзәтеп булмый. Бу очракта намазны шулай ук яңабаштан кылырга кирәк. Намазда берничә хата җибәрелсә, бер сәһү сәҗдәсе кылу җитә.

Намаз беткәннән соң сәһү сәҗдәсен кылырга онытып сәлам бирелсә һәм урыннан торып китсә, бу намазны яңадан укырга кирәкми.

Сәһү сәҗдәсе кайчан һәм ничек кылына? 

Намазның бер фарыз яки ваҗиб өлешен кичектергән, яисә онытканлык белән ваҗибне үтәмәгән кеше соңгы утырышта бары тик «Әттәхиятне» укып уң якка сәлам бирә. Аннары соң «Аллаһү Әкбәр» дип сәҗдә кыла һәм 3 тапкыр «Сөбхәнә Раббиәл-әгълә» дип әйтә, аннан соң ике сәҗдә арасында утырып тора һәм «Аллаһү Әкбәр» сүзләрен әйтеп кабаттан сәҗдә кыла, сәҗдәдә чакта 3 тапкыр «Сөбхәнә Раббиәл-әгълә» дип әйтә. «Аллаһү Әкбәр» дип торып утыра һәм «Әт-тәхият», «Салават», «Раббәнә әтинә» догасын укый, соңыннан ике якка да сәлам бирә. Сәһү сәҗдәсе шул рәвешле башкарыла.

Җәмәгать белән намаз кылганда имам ялгышса, ул бары тик уң якка сәлам бирә, аннары соң сәһү сәҗдәсе кыла һәм ялгызы намаз кылган кеше шикелле намазны тәмамлый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100