Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яман шешнең чын билгеләрен ачыклау өчен нишләргә?

Пациентка куелган якынча диагноз расланмаска да мөмкин.

news_top_970_100
Яман шешнең чын билгеләрен ачыклау өчен нишләргә?
https://pixabay.com

Онколог-хирург, медицина фәннәре кандидаты Михаил Мяснянкин яман шеш авыруларының ялган билгеләрен чын билгеләреннән аеру өчен киңәшләр бирде. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Белгеч сүзләренчә, кайбер вакытта пациентларга якынча диагноз куялар, ул расланмаска да мөмкин. Ялгыш нәтиҗә ясау өчен онкомаркерларның кисәк кенә артуы сәбәп булырга мөмкин. Хаталанмас өчен, һәрчакта да берничә белгечкә мөрәҗәгать итегез, ди табиб.

«Кайсыбер очракта патоморфолог „яман шеш турында шикләнү“ дип яза. Пациент борчыла башлый, бу — табигый хәл. Мондый чакта икенче кеше белән киңәшергә кирәк. Бәлки бу әле яман шеш түгелдер», — ди Мяснянкин.

Онколог: «Интернетта белешмәләр укып кына үзегезгә яман шеш диагнозы куймагыз», — ди. Ул табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәклеген искәртә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100