Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кулердан су эчүнең нинди зыяны бар?

«Кулер кранында микроорганизмнар җыелырга мөмкин», — ди эксперт.

news_top_970_100
Кулердан су эчүнең нинди зыяны бар?
Рамил Гали

Кулердан су эчү һәрчакта куркынычсыз булмый. Бу турыда Роскачество җитәкчесе урынбасары Елена Саратцева сөйләгән. Аның сүзләренчә, шешәне тиешенчә зарарсызландырмаган очракта, микроэлементлар микъдары буенча нормага туры килми торган су эчү кешенең сәламәтлеге белән проблемалар китереп чыгарырга мөмкин. Бу турыда «Прайм» хәбәр итте.

Саратцева сүзләренчә, хәзерге вакытта Роскачество оешмасы төрле савытлардагы суны тикшерә. Шул исәптән кулерга куела торган шешәләрне дә.

Суның составы турында ялган белешмәләрне тикшерү белән беррәттән, ведомство суда патоген микроорганизмнар һәм төрле авырулар китереп чыгара торган ярсыткычларны да ачыклау белән шөгыльләнә.

Кайсыбер очракларда кулердагы суны кайнатмыйча эчү бөтенләй куркыныч. «Кулерда 20 литр су бар, бу шактый зур күләм. Кулер краны һәрчакта да юылмый, анда микроогранизмнар җыелырга мөмкин», — ди эксперт.

Шешәләрне кабат кулланганда, аларны тиешенчә зарарсызландырмасалар, кешегә куркыныч яный, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100