Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Борынга сала торган даруларның нинди зыяны бар?

Кан тамырларын тарайта торган тамчыны озак салгач, борынның лайлалы тышчасы эчкә таба үсә башлый.

news_top_970_100
Борынга сала торган даруларның нинди зыяны бар?
https://pixabay.com

Оториноларинголог һәм медицина фәннәре кандидаты Георгий Шадрин борынга дарулар салуның куркынычы турында әйткән. Бу хакта ул «Говорит Москва» радиосында сөйләгән.

Кан тамырларын тарайта торган тамчыларны белер-белмәс килеш кулланырга ярамый.

«Нәтиҗәдә борынның лайлалы тышчасы үзгәрә, ул борын раковиналарына таба үсә башлый. Шуннан соң бу үсенте үзеннән-үзе бетми инде», — ди табиб.

Шадрин искәрткәнчә, популяр даруларны бары тик табиб күрсәтмәсе буенча гына кулланырга була. Шулай ук бу тамчыларны җиде көннән озаграк борынга салырга ярамый, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100