Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Диетологлар тиз ябыктыра торган сыр диетасы уйлап чыгарган

Диетологлар тиз ябыктыра торган сыр диетасы уйлап чыгарган

news_top_970_100
Диетологлар тиз ябыктыра торган сыр диетасы уйлап чыгарган
Диетологлар яңа сыр диетасы төзегән, ул аксым диетасының бер төре, дип яза oane.ws порталы.

Бу бик тиз ябыгу өчен яхшы вариант, бик кыска вакыт эчендә артык авырлыктан котылып була, дип сөйләгән диетологлар. Әмма бу диетаны куллану алдыннан табиб белән киңәшләшү кирәк.

Сыр диетасы вакытында майның күләме 10-12% артмаган сырлар ашарга кирәк. Курс ун көннән дә артмаска тиеш.

Бу диета вакытында иртәнге ашны сәгать сигезләр тирәсендә башларга кирәк. Диетологлар сөт өстеле кара каһвә эчәргә киңәш итәләр, шикәр салырга ярамый. Ике сәгатьтән пешкән йомырка, ә көндез 200 грамм майсыз ит ашарга ярый. Көндезге икедә 100 грамм сыр ашарга кирәк, ә полдникка 250 грамм майсыз эремчек киңәш ителә. Кичке алтыда кефир эчәргә кирәк. 

Бу рацион белән 10 килограммга кадәр авырлык төшерергә була, ди белгечләр.

Сыр диетасы беткәннән соң, нәтиҗәне саклап калу өчен тырышырга кирәк. Диетологлар аз-азлап еш ашау киңәш итә. Бу очракта организм холестерин һәм майдан тиз котылачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100