Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алмалары күп булганлыктан, алмагач сынмасын өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Терәүне төрле вариантларда ясап була.

news_top_970_100
Алмалары күп булганлыктан, алмагач сынмасын өчен нәрсә эшләргә кирәк?
https://pixabay.com

Август — алмалар өлгергән вакыт. Быел алма уңышы бик күп. Артык мул җимешләрле алма яки слива агачыны ботакларын җиргә ия. Менә дигән алма бирә торган ботаклары сынарга да мөмкин. 

Бу очракта алмагачка «ярдәм» күрсәтергә кирәк. Авыр уңышны күтәреп торсын өчен агачка терәүне төрле вариантларда ясап була икән. Бу хакта Яндекс. Дзен. яза. 

Иң гади һәм тиз ысул — «рогатка» сыман терәү кую. Моның өчен очы икегә аерылган казык кирәк булачак. Аны алмагачның салынып төшкән ботакларына терәп куясыз һәм ныгытма әзер. Ләкин мондый казыкның үзенең дә сыну куркынычы бар. Гади тактаның уртасына уем ясап, аны бастырып кую ышанычлырак.

2. Кайбер оста кешеләр мондый «рогатка”ларны полипропилен торбалардан үзләре ясыйлар. Андый ныгытма агачка җәрәхәт ясамый, озакка җитә. Торбаларның диаметры киң булганны алырга кирәк. Әлеге ныгытманы алдагы елда да куллана алачаксыз. 

3. Алмагачның башларын игән ботакларын бау белән кәүсәсенә бәйләп куярга була. Калын, капрон бау алырга кирәк. Бу вариант кәүсәләре нык булган, олы яшьтәге агачлар өчен әйбәт. Ләкин бау агачның кәүсәсенә җәрәхәт ясарга мөмкин. Уңышны җыеп алганнан соң кәүсәсенең кыршылган урыннарын антисептик белән эшкәртергә онытмагыз. 

Кәүсә урынына тимер торба кулланырга була. Аны алмагачның кәүсәсенә якын урында казып утыртыгыз һәм башын игән ботакларны шул торбага ныгытып бәйләгез. 

4. Терәү буларак баскыч кулланыла ала. Ул яшь, артык биек булмаган һәм ботаклары аз алмагачлар өчен кулай вариант. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100