Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшелчә угычны ни өчен майларга кирәк?

Угычны майлап җибәрсәң, яшелчәләрнең төсе үзгәрми, кисәкләр матур була, угычны юарга да җиңеләя.

news_top_970_100
Яшелчә угычны ни өчен майларга кирәк?
https://pixabay.com

Аш-су әзерләгәндә куллана торган угычны үсемлек мае белән майларга кирәк. Бу турыда лайфхаклар сайтында язылган.

Чикләвек, яшелчә ише ризыкларны блендер бик тиз ваклап бирә. Ләкин кайбер продуктларны, мәсәлән, эретелгән сырны блендерда ваклап булмый. Моның өчен угыч кулланасы була. Угычтан уганда сырның бер өлеше ябышып кала. Аннары сыр да матур булып чыкмый. Шуңа күрә угычны майлап җибәрергә кирәк. Майлы элпә сырны да матур кисәкләргә вакларга ярдәм итә, угычны да юарга җиңел була.

Салат өчен яшелчәләр уганда да угычны майласаң яхшы. Яшелчәләрнең кисәкләре дә матур чыга, төсе дә үзгәрми. 

Һәр яшелчәне аерым уарга кирәк. Яшелчәне алмаштырганда, угычны юып, кабат майларга кирәк. 

Угычны ике яклап майлап җибәрегез дә рәхәтләнеп уыгыз.

Үсемлек мае ризыкның тәменә йогынты ясамый.

Каты сыр уганда майламыйча, угычны салкын су белән чылатсаң да була, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100