Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Аяк үлчәме нинди булган кешеләр озаграк яши?

Галимнәр аяк үлчәме белән гомер озынылыгы арасында бәйләнешне ачыклаган.

news_top_970_100
Аяк  үлчәме нинди булган кешеләр озаграк яши?
https://pixabay.com

Галимнәр кешенең аяк үлчәме белән гомер озынлыгы арасында бәйлелек булуын ачыкларга тырышып караган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Аяк киеме кешенең аяк үлчәмен карап торышка зуррак яки кечерәк итеп күрсәтергә мөмкин. Әгәр биегрәк һәм ябыграк булып күренергә теләсәң, тән төсендәге колготки белән аксыл-соры төсле аяк киеме кияргә кирәк.

Кембридж университеты галимнәре тикшеренүләр уздырган. Алар ике ел дәвамында үлгән өч мең кешенең билгеләрен өйрәнгән. Нәтиҗәдә, аягы 38нче үлчәмле булган хатын-кызлар һәм 42нче үлчәмле булган ир-атлар иң озын гомерле кешеләр икәне ачыкланган. Алар 84 һәм 82 яшькә кадәр җитә.

Аяк үлчәме 35нче һәм 42нче булган хатын-кызлар кыска гомерле — алар 68 һәм 69 яшькә кадәр җитә икән. Аяк киеме 45нче үлчәмле булган ир-атлар да кыска гомерле — алар 67-69 яшькә кадәр яши, диелә бу хәбәрдә.

Аяк үлчәме белән гомер озынлыгы арасындагы бәйлелекне ачыклау өчен, Кембридж галимнәре өч мең кешене генә тикшергән. Бу әле барыбыз да аяк үлчәме буенча яшәрбез дигән сүз түгел, артык борчылмыйк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100