Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йөрәк һәм кан тамырлары өчен нинди үләннәр файдалы?

Бу үләннәрне һәр бакчада очратырга була.

news_top_970_100
Йөрәк һәм кан тамырлары өчен нинди үләннәр файдалы?
pixabay.com/ru

Россиядә үлем очракларының 57 проценты йөрәк-кан тамырлары системасы проблемаларына бәйле. Сәламәтлекне нормада тоту өчен аяк астында үскән үләннәр дә ярдәм итә. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.

Флавоноидларга бай дүләнәне (боярышник) дәвалану өчен куллану борынгы заманнардан ук билгеле. Хәзерге медицинада ул йөрәк мускуллары стимуляциясе өчен, йөрәк эшчәнлеге бозылганда кулланыла. Дүләнә кан басымын төшерә, авыртудан, күкрәктәге авырлыктан һәм кысылу хисеннән арынырга ярдәм итә.

Арыслан койрыгы (пустырник) үләненең икенче исеме — «сердечник». Ул йөрәк авыруларын дәвалау һәм булдырмау өчен, шулай ук тромбозлар, эпилепсия булганда да кулланыла. Седатив үзлеккә ия.

Тукранбаш тамырларны чистарта. Шулай ук лимфа системасын чистартырга сәләтле, кан составын яхшырта, кан басымын төшерә.

Бөтнек авыртуларны баса һәм спазмалитик үзлеккә ия. Бөтнек яфракларыннан алына торган ментол юкка гына валокордин, валидол компоненты булып саналмый.

Петрушкада С витамины, калий, В9 витамины бар. Шуның аркасында ул артерияләрнең стенкасы бозылуны кисәтә, кан басымын төшерә, шешенүләрдән арынырга ярдәм итә. Укроп коронар кан йөреше бозылганда, невроз һәм стенокардия булганда ярдәм итә.

Ләкин теләсә кайсы очракта, авыру билгеләре барлыкка килгәндә, табиб белән киңәшләшергә кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100