Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Машинаны саткач, штрафлар сезнең исемгә килмәсен өчен нишләргә?

10 көн дәвамында, сатучы сату-алу килешүе нигезендә машинаны мәҗбүри рәвештә учеттан алырга мөмкин.

news_top_970_100
Машинаны саткач, штрафлар сезнең исемгә килмәсен өчен нишләргә?
"Татар-информ" архивы

Машинаны сатканнан соң, сатып алучы аны рәсмиләштермәсә, штрафлар элекке хуҗага килә. Чөнки штрафлар машина кем исеменә теркәлгән - шуңа, ягъни сатучыга килә. Эшне судка җиткермәс өчен, моны башта ук кайгыртып куярга кирәк. Бу хакта Вести сайты яза.

«10 көн дәвамында, сатучы сату-алу килешүе нигезендә машинаны мәҗбүри рәвештә учеттан алырга мөмкин. Һәм шулай эшләргә кирәк тә. Вакыт сузарга ярамый, — дип аңлатты автоюрист Дмитрий Славнов. — Дәүләт хезмәтләре порталы аша талон яки теркәү бүлегендә чек аласыз да, килешү кәгазен һәм паспортны алып килеп, машинаны учеттан төшерәсез».

Бу процедурадан соң теләсә нинди хокук бозу өчен машинаны сатып алган кеше җавап бирәчәк.

Ә машинаны сатып алган кеше билгеләнгән 10 көн эчендә штрафлар җыеп өлгергән булса, нишләргә? Чөнки бөтен камералар да машина элеккечә сатучыныкы дип «уйлый».

«Билгеләнгән 10 көндә дәвамында автомобиль юридик яктан сатучыныкы булып саналмый, ә фактта бөтен җаваплылык әле аның өстендә була», — дип сөйләде автоэксперт Виктор Миконсон.

Экспертлар фикеренчә, сатучының машинасын сатуы турында ЮХИДИ хезмәтенә оператив хәбәр итү мөмкинлеге барлыкка килсә, мондый хокукый буталчыктан котылып булыр иде.

«ЮХИДИ хезмәте өчен нинди дә булса сервис булдыру турында сүз бара, анда автомобильчеләр машинаны саткан көнне үк сату-алу килешүен кертә алыр иде. Мәсәлән, машинаны саткач ук, хәзер аның хуҗасы башка кеше булуын хәбәр итәсең», — диде Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Александр Холодов.

Мондый система барлыкка килү, машинаны башка кешегә теркәү процессын юкка чыгармый, әмма автомобиль хуҗаларына инде сатылган машина өчен җавап бирүдән котылырга ярдәм итәр иде. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100