Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төнгә каршы аз ашау өчен нишләргә кирәк?

Баланслы иртәнге аш көн дәвамында ачлык хисе тудырмый.

news_top_970_100
Төнгә каршы аз ашау өчен нишләргә кирәк?
pixabay.com/ru

Нутрициолог Мария Сиротина төнгә каршы азрак ашау ысулын әйтте. Бу хакта табибның Инстаграм аккаунтына сылтама белән Лента.ру сайты яза.

Эксперт сүзләренчә, баланслы иртәнге аш көн дәвамында ачлык хисе тудырмый һәм капкалап алуга, туклыклы кичке ашка да ихтыяҗ калдырмый. Әмма иртәнге ризыкта углеводлар түгел, ә аксымнар күбрәк булырга тиеш. Сиротина түбәндәге пропорцияләрне сакларга куша: 40 процент аксым һәм 30 процент майлар һәм углеводлар.

Көн дәвамында энергия алу өчен төнге йокыдан соң организмга глюкозадан бавыр гликогенын торгызырга һәм аның калдыкларын күзәнәкләргә таратырга кирәк. Ә организмны бу глюкоза белән тулыландырыр өчен иртәнге аш ашарга кирәк.

Нутрициолог әйтүенчә, аның киңәшләрен тикшеренү нәтиҗәләре дә раслый. Галимнәр ачыклаганча, иртәнге ашны ашамый калдырган студентлар һәм яшьләр 35-40 процент очракта баллы ризыкларны һәм коланы күп кулланган. Ә тәҗрибәдә катнашкан кешеләр иртәнге ашка аксым күп булган ризыклар ашаганда, аларның баллы әйбергә тартылуы булмаган, алар кич 200 килокалориягә азрак ашаган.

Мария Сиротина баланслы иртәнге ашка туры килә торган ризыкларны да атады. Болар: пашот йомыркасы, омлет (тавык яки күркә ите дә кушарга мөмкин), пешкән йомырка, тавык ите, тавык паштеты, кызыл балык, авокадо яки ак май белән ясалган тостлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100