Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тәндәге папилломалардан ничек котылырга?

Мондый проблема булганда косметологка түгел, ә табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

news_top_970_100
Тәндәге папилломалардан ничек котылырга?
pixabay.com/ru

Яшәү дәверендә күп кешенең тәнендә папилломалар барлыкка килә. Әлеге вирустан тулысынча котылып булмый, әмма яңа чыккан папилломаларны бетерергә була. Моның өчен иң яхшысы — табибларга мөрәҗәгать итү. Бу хакта Зведа сайты яза.

«Кеше папилломасы вирусы (ВПЧ) белән көрәшүнең иң төп алымы — деструкция (таркату). Ул лазерлы, радиоешлыклы (радиочастотная), крио һәм химик алым булырга мөмкин. Радиоешлыклы һәм лазерлы деструкция иң яхшысы булып санала», — дип сөйләгән «360» телеканалына дерматолог Зоя Константинова.

Тиредә барлыкка килгән папилломаларның кеше папилломасы вирусына бер катнашы да юк, дип аңлатты табиб. ВПЧга яссы, аногениталь, уч төбенә һәм табанга чыга торган сөялләр керә.

Хәзерге вакытта ВПЧларны дәвалау өчен препаратлар юк. Папилломнарга каршы көрәшү өчен еш кына интерфероннар һәм иммуностимуляторлар кулланалар. Мондый чирләрне дәвалау өчен косметологка түгел, ә табибка барырга кирәк, дип киңәш итә дерматолог. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100