Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

8 мартка иң начар бүләк нинди?

Шкафта тузан җыеп ятачак әйбер бүләк итмәгез.

news_top_970_100
8 мартка иң начар бүләк нинди?
Владимир Васильев

Психология фәннәре кандидаты Юлия Кочетова хатын-кызларга 8 мартка бүләк ителә торган иң уңышсыз әйберләр турында сөйләгән. Белгеч фикеренчә, иң баналь бүләк — баллы әйберләр, дип хәбәр итте «Мәскәү» яңалыклар агентлыгы.

Кочетова сүзләренчә, бүгенге заман хатын-кызлары фигурасын кайгырта, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тырыша. Хәтта кыйммәтле конфет тартмасы да кирәкми, башка әйбер сайлау хәерле.

Шулай ук психолог сүзләренчә, кирәксез сувенирлар, йомшак уенчыклар, чәй сервизлары, статуэткалар да шкафта тузан җыеп ятачак.

Кочетова иң начар бүләк дигәндә шәхси гигиена чараларын әйтә. «Һәркемнең үзенең яраткан әйбере бар, бу чаралар исенә, составына, маркасына һәм тән тиресе тибына кадәр төрле була», — ди ул.

Шулай ук кухня кирәк-яраклары, көнкүреш химиясе дә кирәксез бүләк, бу төрле фикер тудырырга да мөмкин.

«Хатын-кызларның күбесе моны хуҗабикә буларак күнекмәләрне камилләштерергә ишарә дип аңларга мөмкин», — ди белгеч.

Моңа кадәр «Авито» игъланнар сайты оештырган сораштыру нәтиҗәләре буенча, хатын-кызлар 8 мартта бүләк сертификатлары, косметика, бизәнү әйберләре алырга тели.

РИА Новости хәбәр иткәнчә, хатын-кызларның 17 проценты шәһәр читенә сәяхәт, 15 проценты ялга юллама, 10 проценты китап алырга теләвен әйткән. Алар кирәксез бүләк дип савыт-саба, алкоголь, акчаны атаган.

Ир-атларның 44 проценты хатын-кызларга косметика һәм парфюмерия, 28 проценты бүләк сертификаты, 27 проценты зәркән әйберләр бүләк итәргә җыена.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100