Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өйдә чәч буяучыларга биш киңәш

Чәч төсен үзгәртергә теләгән очракта, иске буяуны бетерү өчен С витамины кулланалар.

news_top_970_100
Өйдә чәч буяучыларга биш киңәш
https://pixabay.com

Өйдә чәч буяучыларга киңәшләр «Лента.ру» сайтында чыкты. 

Буяуны кулланыр алдыннан күрсәтмәләрне җентекләп укыгыз кулга перчатка, өскә иске кием киегез. Буялса, ташларга кызганыч булмасын.

Тән тиресендә буяу таплары калмасын өчен, биткә, муенга, колакларга вазелин яки башка крем сөртегез. Әгәр тәнгә буяу төшсә, тапны бераз спирт һәм балалар тәненә сөртә торган май белән ышкып бетереп була. Әгәр өйдә май булмаса, биттәге макияжны бетерә торган салфеткалар кулланып карагыз.

Чәчтәге буяуны юып төшерергә кирәк булса, кавык бетерә торган шампуньга С витамины кушарга кирәк. Шушы субстанцияне чәчкә сөртеп куегыз. Бу масканы бер сәгать тоткач, юып төшерергә кирәк. Чәчтәге иске буяуны бетерү өчен, бу процедураны берничә тапкыр, ике көн тәнәфес ясап кулланырга кирәк, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100