Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кытайлар Россиядәге кайсы ризыкны коточкыч тәмсез дип атый?

Кытай кешеләре рус эчемлекләре янына кабымлык итеп кул астындагы бар әйберне куллану гадәтенә шакката.

news_top_970_100
Кытайлар Россиядәге кайсы ризыкны коточкыч тәмсез дип атый?
Салават Камалетдинов

Кытайдагы Sohu платформасын кулланучылар Россиядә алкоголь куллану тәртибе һәм аның янына кабымлыклар турында фикер алышканнар. Алар кипкән балыкны коточкыч тәмсез дип саный икән. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

«Русларның алкоголь янына иң яраткан кабымлыгы — тозлы балык. Аны кипкән балык дип тә атыйлар. Ул пешерелми. Аның тәменә чыдарлык түгел. Тик руслар аны бик ярата», — дип язган кытай басмасы.

Кытайда яшәүчеләр Россия халкының теләсә нинди ризыкны тозлап яки маринадлап куллануына да шакката. Мәсәлән, кыяр, гөмбә, кәбестә, хәтта ак итне дә тозлыйлар, диләр.

Шулай ук публикация авторы өйдә традицион рус эчемлекләре янына кабымлык итеп кул астындагы бар әйберне куллануларын да әйтә. Мәсәлән, кара ипи, бәрәңге, чи суган, хәтта «йон башлык исе» дә ярый, ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100