Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Суыткыч ни сәбәпле тавышлы итеп эшли башлый?

Суыткыч гүли башласа, аның урыны дөресме икәнен тикшерегез.

news_top_970_100
Суыткыч ни сәбәпле тавышлы итеп эшли башлый?
Владимир Васильев

Суыткыч тавышланып эшли башласа, аның сәбәбен эзләп табарга кирәк. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Суыткычны стенага, башка предметларга бик якын урнаштырсаң, ул тавышланып эшли башлый. Радиатордан чыккан җылылык таралу өчен урын булмый һәм суыткычның компрессорына йөкләмә арта.

Суыткычны стенадан 20 см чамасы алгарак тартыгыз. Шул очракта суыну процессы тизрәк бара һәм компрессор тавышы кими.

Суыткыч дөрес урнаштырылмаса да, гүләү тавышы чыга. Аны дөрес һәм тигез итеп урнаштырыгыз.

Суыткычның прокладкаларын һәм күчергәндә урнаштырыла торган болтларын тикшерегез. Прокладкасы брак булса, техника тавышлы эшли. Күчергәндә кулланыла торган болтларны алырга онытсалар да, суыткыч тавышлана. 

Вентиляторының мае бетеп кипсә дә, суыткыч тавышлы итеп эшли башлый. Туңдыргычын эретми торган («NoFrost») суыткычларда гадәттә шушы проблема була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100