Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни өчен бәрхет гөл чәчәкләрен ноябрьдә утырталар?

Алар язын сезон башланганчы ук шытып чыга һәм көчле тамыр системасы формалаша.

news_top_970_100
Ни өчен бәрхет гөл чәчәкләрен ноябрьдә утырталар?
https://pixabay.com

Бәрхет гөл (бархатцы) чәчәкләрен ноябрь азагына кадәр бакчага утыртып була. Кыш бик салкын булмаса, орлыклар кыш чыга һәм җылынуга ук үсә башлый. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Кайсыбер бакчачылар аны кыш салкын булган төбәкләрдә дә кышка утыртып калдырып үстерә.

Бәрхет гөлне кышка утыртып калдыру туфракка да файдалы. Киләсе сезонда башка үсемлекләр төрле авырулардан да интекмәс. Аның исенә корткычлар да килмәс.

Шуңа күрә бәрхет гөлне көзен утырту файдалырак, алар язын сезон башланганчы ук шытып чыга һәм көчле тамыр системасы формалаша. Нәтиҗәдә сәламәт, корылыкка чыдам чәчәкләр була. Рассада утыртып интегәсе дә булмый.

Көзен утырткан бәрхет гөл түтәленә мульча салып калдыру хәерле. Язын аны алып атырга кирәк була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100