Яңа уку елында дәресләрне 50 минут итәчәкләрме?

Яңа уку елында дәресләрне 50 минут итәчәкләрме?
Соңгы вакытта социаль челтәрләрдә яңа уку елында дәресләр илле минут булачак дигән хәбәр таралды. "Российская газета" бу сорауны Россия Мәгариф министрлыгына биргән.

"Яңа уку елында дәресләрнең озынлыгы элеккечә кала", - дип әйткәннәр ведомствода.

Дәресләрнең дәвамлылыгы санитария-эпидемиология нормалары белән билгеләнә. Тиешле йөкләмә күләме катгый үтәлә, диелә хәбәрдә.

Дәреснең озынлыгы (академик сәгать) барлык сыйныфларда да 45 минутта артмаска тиеш. 1 сыйныфта уку елы башында дәресләр 35 минутта артмаска тиеш.