news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Микродулкынлы мичне бик тиз чистарту ысулы

Лимолы су мичнең эчендәге майларны һәм сасы исне бетерә.

news_top
Микродулкынлы мичне бик тиз чистарту ысулы
https://pixabay.com

Микродулкынлы мичнең эчен җиңел генә чистартып була. Бу турыда киңәшләр сайтында хәбәр ителә.

Химик матдәләр урынына лимон файдаланып була. 500 мл суга ике зур лимон согын сыгып чыгарыгыз. Суга лимоннарның үзләрен дә салыгыз. Шушы савытны мич эченә куегыз. Иң көчле егәрлекне көйләп, мичне биш минут эшләтегез. Аннары сүндерегез һәм 10 минут ачмый торыгыз. 10 минут узгач, мичнең эчен ачып, юеш губка белән эчке ягын сөртеп алагыз. Мич эчендә май да, ис тә калмас, диелә бу киңәштә.

Әлеге ысулын кулланганчы мич эче эмаль белән капланганмы икәнен тикшерегез. Мондый мичне аена ике тапкыр әлеге ысул белән чистартырга ярый.

Лимонлы су белән чистарту ысулы пар мунчасы эффектына нигезләнә. Табигый лимон кислотасы парга әверелә һәм мичне майдан да, сасы исләрдән дә арындыра.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар