news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Горчица белән солы утыртсаң, бакчадагы туфрак нишли?

Тукранбаш, фацелия, солы һәм горчица кебек үсемлекләр сидерат дип атала.

news_top
Горчица белән солы утыртсаң, бакчадагы туфрак нишли?
https://pixabay.com

Бакчадагы туфракны микроэлементларга баету һәм көпшәкләндерү өчен горчица һәм солы утыртырга кирәк. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Горчица белән солы сидерат дип атала. Агрономнар тагын берничә үсемлек шундый үзлекләргә ия булуын әйтә. Фацелия дигән үсемлек тә туфракны ашлый һәм аннан соң теләсә нинди үсемлек утыртып, үстереп була. Фацелия корылыкта да, суыкта да яхшы үсә. Ул куркыныч бактерияләрне үтерә, фитофорозны бетерә, гөбләләрне, нематоданы куркыта.

Тагын бер сидерат — тукранбаш (клевер). Ул туфракны азотка һәм башка файдалы элементларга баета. Туфракны көпшәкләндерә, кислородка баета. Тукранбаштан соң бөтен төрле үсемлекләрне утыртып була, тик кузаклы әйберләрне утыртмау хәерле. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар