Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Карачкы нинди булырга тиеш?

Кошларны куркытсын өчен карачкыны нинди итеп ясарга.

news_top_970_100
Карачкы нинди булырга тиеш?
pixabay.com

 Карачкы ясауның ние бар, диярсез. Әмма аның да үз тәртибе бар.

Карачкы нинди булырга тиеш?

1)     Тавышлы. Аз гына җилдә дә ул шалтыр-шолтыр килеп, тавыш чыгарырга тиеш;

2)     Зур. Биниһая карачкы кошларны гына түгел, кешеләрне дә куркыта ала!

3)     Кешегә охшаган. Кошлар билгесез җан иясенә караганда кешедән күбрәк курка;

4)     Селкенеп торган. Карачкы хәрәкәтсез торса, бераздан кошлар аннан курыкмый башлый;

5)     Ерактан күренеп торган. Кошлар аны бакчага килеп җиткәнче үк күрергә тиеш;

6)     Зәңгәр төс кулланыгыз. Нәкъ шушы төс кошларны күбрәк куркыта дип санала;

7)     Матур. Карачкы сезнең бакчагызда тора һәм ул бакчаны бизәп торырга тиеш!

Карачкыны ничек ясарга?

Ике таякны бер-берсе белән беркетәбез.

Чүпрәктән «мендәр» ясап, эчен салам белән тутырабыз. Капчык кулланырга һәм аңа иске колготки кидерергә дә була.

Шулай ук чиләк яки 5 литрлы шешә дә ярый.

Бит һәм күзләрне ясыйбыз. Иске журналлардагы фотоларны куеп, яңгырда җебемәсен өчен скотч белән каплап куярга була.

Каркаска иске кием яки кием формасындагы чүпрәкләр кидерәбез.

Гәүдәгә иске чалбар, кулларга бияләй кидерәбез.

Тавыш чыгарсын өчен җил белән селкенгән ураннарына — «кул» һәм «аякларына» шалтыравыклар — бер-берсенә тиеп шалтырый торган әйберләр эләбез. Парлы консерв банкалары, иске CD дисклардан яки шешә бөкеләреннән «билбау».


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100