Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Госелсез килеш мәчеткә керергә ярыймы?

Мәчетләребез — Аллаһы йорты, шуңа да бирегә һәркем чистарынып керергә тиеш. Ә мәчет эчендәге кибеттән берәр әйбер аласы булса, тәһарәт-госелсез килеш керергә рөхсәт ителәме?

news_top_970_100
Госелсез килеш мәчеткә керергә ярыймы?
https://pixabay.com/ru

Танылган ислам галиме, Коръән-хафиз Сухайл Тармөхәммәд үзенең «Заманча фәтвалар» китабында әлеге сорауга түбәндәгечә җавап бирә:

«Гадәттә, мәчет территориясе ике өлештән тора:

1.        Намаз өчен билгеләнгән территория. Госелсез килеш әлеге урынга керергә ярамый. Аллаһы илчесе (с.г.в.) әйтте:

«Госелсез кешеләргә һәм хатын-кызларга күрем вакытларында мәчеткә керергә рөхсәт итмим». (Абу Дауд, 232 хәдис, Гайшә җиткергән)

2.        Мәчет ишегалды (сихн яисә фина). Әлеге урын мәчет территориясе белән тоташкан булса да, ул мәчет булып тормый. Әгәр игътикаф кылучы кеше мәчет ишегалдына җитди сәбәпсез чыкса, игътикаф дөрес булмый.

Шуңа да кешегә госелсез килеш мәчет территориясенә һәм андагы кибетләргә керергә рөхсәт ителә».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100