Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дезинфекцияли торган эремәне кул астындагы әйберләрдән өйдә ничек ясарга?

Дөньяда коронавирус таралу сәбәпле, бөтен кеше диярлек дезинфекция турында уйлана.

news_top_970_100
Дезинфекцияли торган эремәне кул астындагы әйберләрдән өйдә ничек ясарга?
Владир Васильев

Экспертлар элементар гигиена кагыйдәләрен үтәргә чакыра. Еш куллана торган гаджетларны, башка әйберләрне чиста тотыгыз. Антисептик яки махсус салфетка сатып ала алмасагыз, кайгырмагыз. Махсус эремәне кул астындагы әйберләрдән өйдә дә ясап була. Бу турыда «Вести.Наука» хәбәр итте.

АКШның Уильям Патерсон университеты галиме, биология профессоры Мирьям Варман киңәшләрен кулланыгыз. Ул иң яхшы антисептик — спирт булуын әйтә. Җылыту өчен тәнгә ышкый торган һәм төрле процедуралар вакытында куллану өчен даруханәләрдә сатыла торган изопропил спирты, спиртлы эчемлекләрнең төп өлеше — этил спирты бик яхшы антисептик була.

Дезинфекция өчен кул астында булган спиртлы сыеклык ярый. Анда спирт күләме 60 процент булуы кирәк. Шушы сыеклыкны кулга сөртегез һәм кипкәнен көтегез. Аннары тире кипшемәсен өчен, бераз крем сөртергә була.

Тәне бик нәзберек кешеләргә спиртлы сыеклыкка алоэ гөленең согын кушып җибәреп була. Ләкин спирт күләме 60 проценттан кимемәсен. Спирт күләме кимесә, дезинфекцияләү үзлеге дә кими.

  • Көчле антисептик ясау өчен рецепт: Чынаякның өчтән ике өлешенә 91 процентлы изопропил спирты салыгыз, шуңа чынаякның өчтән бер өлеше кадәр алоэ гөленең согын кушыгыз. Эремәгә тәмле ис бирү өчен өйдә булган теләсә нинди эфир маен 8-10 тамчы салырга була. 


Дезинфекцияли торган салфеткаларда да спирт төп рольне башкара. Табиблар мондый салфетка белән гаджетларны гына түгел, ишек тоткаларын, урамнан кергәч кеше орына торган башка өслекләрне дә сөртергә киңәш итә.

  • Дезинфекцияли торган салфетка ясау: гади салфетканы, яки кәгазь тастымалны спирт яки спирт күләме 60 процент булган башка эремә белән чылатыгыз. Смартфонны чистарту өчен йомшак тукыма кулланыгыз.

Ләкин саклануның иң төп ысулы бер генә — кулларны яхшылап юыгыз! Экспертлар кулларны кимендә 20 секунд дәвамында юарга киңәш итә. Спиртлы эремә патогеннарның күбесен юк итсә дә, аларны тән тиресеннән бетерә алмый, ди Варман.

Дезинфекция чараларын даими куллану кирәк. Аеруча ОРВИ, грипп кебек авырулар таралган чорда. Яңа коронавирус елның салкын фасылында периодик рәвештә кешеләргә һөҗүм итә торган патогеннар рәтен тулыландырырга мөмкин, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100