Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ирен ярылса, нинди витамин җитми дигән сүз?

Кара ипи ашамаучыларның да ирене ярылучан була.

news_top_970_100
Ирен ярылса, нинди витамин җитми дигән сүз?
https://pixabay.com

Организмда рибофлавин, В2 һәм Е витаминнары җитмәсә, иреннәр ярылырга мөмкин. Беренче чиратта, шушы витаминнарга игътибар итәргә кирәк. Бу турыда табиб-дерматолог, трихолог, косметолог Татьяна Егоровага сылтама белән «Челнинские известия» хәбәр итте.

Табиб сүзләренчә, ирен ярылу стоматологка барып кайткач та барлыкка килергә мөмкин.

«Әгәр табибка пациентның авызын бик зур итеп ачтырырга туры килсә, тире бик каты тартыла, стоматолог агрессив эшләсә, ярылу гарантияләнә», — ди белгеч.

Иреннәр теш пастасыннан да ярылырга мөмкин. Этикеткаларны яхшылап укырга кирәк. Фтор аз булган пасталар алу хәерле.

Декоратив косметика — помадалар — составында химик агрессив матдәләр булса, контактлы дераматит башланырга мөмкин. 

«Кара ипи ашамаган кешеләрдә дә еш кына иреннән ярылу күзәтелә. Кара ипи сыйфатлы булырга тиеш. Анда В төркеме, Е, А, К, С, Д һәм башка витаминнар була», — ди табиб.

Ирен ярылуны вакытында дәваларга кирәк. Юкса, үлекле кутырлар барлыкка килү ихтимал. Табибка мөрәҗәгать итү хәерле.

«Яраланган урыннарны өйдә хлоргекседин белән юдырыгыз, бу урынны көн дәвамында шушы сыеклык белән сөртеп торыгыз, яраларны төзәтә торган май сөртегез», — ди Егорова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100