news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Лимонлы су эчүнең чыннан да файдасы бармы?

Лимонлы су зарарлы газировкаларга алмаш була ала.

news_top
Лимонлы су эчүнең чыннан да файдасы бармы?
pixabay.com

Испания диетологы Айтор Санчес ач карынга лимонлы су эчүне бөтен авырудан да дәва дип санамаска куша. Бу хакта «La Vanguardia» газетасына сылтама белән РИА Новости яза.

Белгеч сүзләренчә, лимонлы суның дәвалау үзлекләре артык күпертелгән һәм күп очракта ялган да.

Белгеч әйтүенчә, организм детоксикациясе (токсиннардан чистарыну) бөер һәм бавыр кебек мөһим органнарның эшчәнлегенә бәйле, ә нинди дә булса аерым продуктлар ашауга, эчүгә карамый.

Моннан тыш, лимонлы гади су иммунитетны да күтәрми һәм яман шештән дә саклый алмый, дип өстәде диетолог.

Белгеч әлеге популяр «коктейль» белән артык мавыкмаска киңәш итә. Чөнки ул тешләрнең эмален какшата.

Шулай да, Санчес әйтүенчә, лимонлы су зарарлы газировкаларга алмаш була ала. Әмма аннан нинди дә булса дәвалау нәтиҗәсе көтәргә кирәкми.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар