Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кыш көнендә машина бензинны артык яндырмасын өчен җиде киңәш

Салкында двигательне, салонны җылыту, юлларның торышы да ягулык сарыф итүне арттыра.

news_top_970_100
Кыш көнендә машина бензинны артык яндырмасын өчен җиде киңәш
Владимир Васильев

Кыш көне автомобильдә йөргәндә яулыкны сакчыл куллану өчен киңәшләрне автомобильчеләр өчен «За рулем» журналы хәбәр итте.

Кыш көне двигательне, салонны җылыту, төрле электр җылыткыч җайланмалар куллану бензинны сарыф итү артуга китерә. Ягулыкны сакчыл файдалану өчен түбәндәгеләрне истә тотарга кирәк. 

Двигательне озак җылытмагыз. Машинаны кардан чистартканда двигатель эшләп тору җитә. Аннары хәрәкәт итә башлагач бик тиз куып китмәгез. 

Кузовтан бөтен карны да чистартып бетергез, шул очракта автомобиль җиңелрәк була, җилгә каршы тору кими.

Машинаның шиналарында һава басымын тикшереп торыгыз, салкында басым кими. Тәгәрмәчтә басым кимү тәгәрәгәндә каршылык артуга, ягулык күп сарыф ителүгә китерә.

Моторга үзлелеге азрак булган май салыгыз.

Ягулык азрак сарыф ителсен өчен, машинага махсус автоҗәймә ябарга да була. Бу япма двигательне тизрәк җылыту, мотор акрынрак суыну өчен кирәк. 

Машинадагы артык җайланмаларны, мәсәлән, түбәдәге багажникны алып куегыз.

Машинаны салмак кына йөртегез, кирәк-кирәкмәс урында тизләнеш бирмәгез, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100