news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Пычрак тәрәзәләрнең нинди зыяны бар?

Тәрәзәләрне елына кимендә ике тапкыр юарга кирәк.

news_top
Пычрак тәрәзәләрнең нинди зыяны бар?
https://pixabay.com

Тәрәзә пыялалары пычрак булу кеше организмына зыянлы. Аларны елына кимендә ике мәртәбә юыгыз. Бу турыда Sputnik радиосына интервьюда эколог-эксперт, «Яшәү тирәлеге экологиясе» лабораториясе директоры Антон Ястребцев сөйләгән.

Тәрәзәләр чиста булу - ул тәртип кенә дигән сүз түгел. Бина никадәр яхшырак яктыртылган булса, кешегә шулкадәр уңайлырак була. Бүлмәгә кояш нурлары кереп, һаваны зарарсызландыра. 

Кеше сәламәтлеге һәм тәрәзәләргә ябышып каткан пычрак арасында турыдан-туры бәйләнеш бар, ди эколог.

«Тәрәзә пыяласына, рамына, тәрәзә төпләренә җыелган пычракны юып ташлау хәерле. Кара пычрак — бу әле бүлмәгә кереп җитмәгән пычрак дигән сүз. Әгәр аны чистартмасаң, ул бүлмәгә очып керә, кешенең үпкәләренә барып җитә. Ә бу пычракта корым һәм канцероген матдәләр була бит», — ди Ястребцев.

Эксперт сүзләренчә, тәрәзәләрне елына ике тапкыр юарга кирәк. Чөнки җәйге һәм кышкы тузан составы аерыла.

«Җәй көне бу күпчелек очракта үсемлекләрнең чәчәк серкәсе була. Ә күпләр серкәгә аллергиядән интегә. Шулай ук тупыл мамыгы, үсемлекләрдән барлыкка килгән башка төрле пычрак. Кыш көне исә корым һәм хлоридлар пычрак булып утыра. Бу пычракларны махсус препаратлар белән чистарту хәерле», — дип аңлата белгеч.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар