Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни өчен бәрәңге белән итне бергә ашарга ярамый?

Кайбер әйберләрне бергә ашасаң, ашказанына зыян килүе ихтимал.

news_top_970_100
Ни өчен бәрәңге белән итне бергә ашарга ярамый?
Александр Эшкинин

Кайбер ризыкларны кушып ашасаң, дискомфорт — ашказанында авырлык хисе, сару кайнау, башка күңелсез билгеләр барлыкка килергә мөмкин. Симерү куркынычы да бар. Бу турыда «Еда» телеканалы шеф-поварына сылтама белән Спутник радиосы хәбәр итте.

«Иң киң таралган ризык — ит белән бәрәңге. Ләкин крахмаллы бәрәңге хайван итендәге аксым белән бик үк килешеп бетми, ашказанында әчү процесслары китереп чыгара. Шулай ук итле әйберләрне камыр белән дә кушмау хәерле. Ит белән камыр ашагач, кеше симерә, авырлык хисе барлыкка килә. Чөнки хайван аксымы белән акрын углеводлар бик акрын үзләштерелә», — ди шеф-повар.

Ул шулай ук итнең яшелчәләр белән туры килүен искәртә. Ә менә җиләк-җимеш белән ит ашамау хәерле. Ит ашар алдыннан 15-20 минут кала, яки ашагач 2-3 сәгатьтән соң гына җиләк-җимеш ашап кую хәерле.

Помидор белән сыр, помидор белән кыяр да бергә ашалырга тиеш түгел.

«Томат белән сырны бергә ашау организмда тозлар утыруга китерә. Томат составындагы кислота сырдагы кальций белән реакциягә керә. Шуңа күрә аларны аерым ашау хәерле. Кыяр белән помидорны да бергә ашау әйбәт түгел. Чөнки алар кушылгач, витаминнар таркала. Бәрәңге белән помидор ашказанына йогынты ясый, бу очракта крахмал помидорның файдалы үзлекләрен бетерә, яшелчәләр ашказаны өчен файдасыз йөк була», — ди Владимир Павлов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100