Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бала укырга киткәндә нинди дога укырга?

Бала мәктәптә әйбәт укысын, рухи баесын өчен кылына торган дога бар.

news_top_970_100
Бала укырга киткәндә нинди дога укырга?
Салават Камалетдинов

رَبِّ زِدْنِى عِلْمًا وَفَهْمًا وَأَلْحِقْنِى بِالصَّالِحِينَ 

"Рабби зиднии гыйльмән вә фәһмән вә әлхикънии бис-саалихиин". 

(Раббым! Минем гыйлемемне һәм аңымны арттыр вә мине яхшы инсаннардан әйлә) догасын укыр һәм баладан кабатлатыр. Аннан соң: 

"Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Вәс-саләәтү вәс-сәләәмү галәә расүүлинәә мүхәммәдин вә галәә әәлиһии вә сахбиһии әҗмәгыйин. Әгуузү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Раббишрах лии садерии вә йәссир лии әмрии вәхлүл гукъдәтәм-мил-лисәәнии йәфкаһүү каүлии. Рабби зиднии гыйльмән вә фәһмән вә әлхикънии бис-саалихиин, Раббиҗгальнии мүкыйимәс-саләәти вә миң зүрриййәти раббәнәә вә тәкабәл дүгаа." 

"Аллаһым, бүген бу балабызны укырга озатабыз. Аңа укуында уңышлар насыйп ит, саулык һәм бәхет бир. Диненә, милләтенә, ватанына һәм кешелеккә файдалы бер колың әйлә. Аны һәртөрле начарлыклардан сакла. Ярдәмеңне һәм мәрхәмәтеңне киметмә. Бәла-ка­залардан сакла. Аны гаиләсенә, гаиләсен аңа багышла. 

Аллаһым, безгә дөньяда һәм ахирәттә яхшы­лык һәм гүзәллек бүләк ит", дип дога кылыныр.

Дәрес хәзерләгәндә, дәрес алдыннан һәм имтиханга кергәндә дә шушы доганы укырга кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100