Бер сикерүдә ун кошны тота алучы селәүсен кайда яши? | intertat.tatar

Бер сикерүдә ун кошны тота алучы селәүсен кайда яши?

Ата каракал 200 квадрат килеометр мәйданны контрольдә тота.

Каракал — сикерә торган селәүсен гаҗәеп матур һәм төрле тирәлекләрдә яшәргә сәләтле җәнлек. Ул бер сикерүдә ун кошны тота ала, диелә фактлар сайтында.

Каракал төнлә актив була. Кайчакта көндез ауга чыга. Ул бик яшерен генә гомер итә, аны кыргый табигатьтә очрату бик кыен. Кеше күзе аны күрмәскә дә мөмкин. Аның гәүдәсе 65-82 см озынлыкта. Авырлыгы 11-20 кг. Аның колаклары кара төстә. Шуңа күрә исеме дә «кара колак» — «черное ухо» дип атала.

Каракалны Африкада, Азиядә очратырга була. Россиядә - Дагыстанда ул бик аз санда, йөзләп кенә очратырга мөмкин.

Ул 4,5 метрга кадәр ераклыкка, 3 метрга кадәр биеклеккә сикерә ала. Бик яхшы ишетә. 15 яшькә кадәр яши.

Каракал төнлә ауга чыга, аңа үзеннән ике тапкыр зуррак җәнлек очраса, кыргый песи зур хайванны да куркытырга мөмкин. Ул үз территориясен саклый һәм бу мәйданнар берничә квадрат километрга җәелә.

Кагыйдә буларак, ата каракал күбрәк мәйданны контрольдә тота. Мәсәлән, Израильдә ата каракал 200 квадрат километр мәйданны үзенеке итә. Ана каракалга исә 50 квадрат километр да җитә.

Каракал ырылдый, ысылдый һәм мыраулый белә, ул йорт песие кебек мияуларга да мөмкин. Каракал ит белән туклана, ашау рационы яши торган мәйданга бәйле.

Африка каракалы зур хайваннар белән туклана, Азия каракалы вак кимерүчеләрне ашый.

Каракалның төп үзенчәлеген бөтен зоологлар да билгели — ул гаҗәеп сикерешләр ясый, оча торган табышын шулай тота. Каракал сикерә белсә дә, кошлар аның рационында төп урынны алып тормый. Кайчакта кыргый песиләр рептилияләрне дә ашап куя, ләкин алар рационның төп өлеше түгел. 

Уникаль җәнлек — каракал үзеннән күпкә зур дошманны да җиңә. 

Әлеге мәгълүмат «Википедия» сайтында да бар. Биредә язылганча, каракалның реакциясе бик тиз, аның тырнаклары бик очлы. Каракал очып киткән кошлар көтүеннән берничәсен берьюлы эләктереп алырга сәләтле.