Ирга ашау файдалымы?

Ирганы кемнәргә ашарга ярый, ә кемнәргә ярамый?

Ирга — утыртып берничә ел үтүгә уңыш бирә башлый торган, мул җимешле куак. Ул биек һәм кояшлы урыннарны ярата. Җимешләре зәңгәрсу кара төстә. Кышны бик җиңел кичерә.  

Ирганың файдалы сыйфатлары турында Яндекс.Дзен яза.

Ирганың һәр сорты үзенчә тәмле. Бөтен төрле җимешләр кебек үк, ирга ашарга пешергәндә төп ингредиент буларак һәм десертларны бизәү өчен кулланыла. 

— Иргадан ясалган сироп җимешләрнең бөтен файдалы сыйфатларын саклый. Мөстәкыйль рәвештә, шул ук вакытта өстәмә терапия сыйфатында кулланыла;

— ирга төнәтмәсе — эчәклек балансын торгызырга, тире авырулары вакытында булыша;

— кайнатмасы — тәмле һәм файдалы;

 — киптерелгән ирга җимешләрен төнгә төнәтеп эчсәң, кан басымы җайлана, йоклап китәргә булыша. 

Ирга куагы талымсыз булса да, җимешләре күп төрле витаминнарга бай. Ирганы авитаминоз, атеросклероз, йөрәк-кан тамыры, эчәк авырулары вакытында куллану файдалы. Буыннар авыртканда яхшы булыша. 

Аның җимешләре кан йөрешен яхшырта, кандагы холестерин күләмен киметә, организмнан токсиннарны чыгара, эчәклек эшчәнлеген яхшырта. 

Ирганы даими ашау нерв системасы эшчәнлеген җайга сала, организмны тонуста тотарга ярдәм итә. Ләкин бу җимешнең йоклату үзлегенә ия булуын билгеләп үтәргә кирәк. Ирга ашаганнан соң, игътибар таләп итүче эшчәнлек белән шөгыльләнмәгез. 

Ирга җимешендә булган В, С, Р төркеме витаминнары, калий, магний, фосфор организмда матдәләр алмашын җайга сала. Аны диеталы туклану вакытында еш кулланалар. 

Барлык җимешләр кебек үк, ирганың  тискәре сыйфатлары бар. Кан басымы түбән булган һәм даими депрессиядән интегүче кешеләргә ирга кулланырга киңәш ителми.