Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күз тиюдән бөти тагып йөрергә ярыймы?

Еш кына балаларыбызга күз тимәсен өчен бөти тагучыларны күрәбез. Өлкәннәр үзләре дә, күз тиюдән саклый дип ышанып, кызыл тасмалар, җете ташлы түштамгалар тагып йөриләр. Чыннан да, әлеге атрибутлар яман күзләрдән саклыймы соң?

news_top_970_100
Күз тиюдән бөти тагып йөрергә ярыймы?
https://pixabay.com/ru

Танылган ислам галиме, Коръән-хафиз Сухайл Тармөхәммәд үзенең «Заманча фәтвалар» китабында әлеге сорауга түбәндәгечә җавап бирә:

«Күз тиюдән сакланыр өчен ниндидер бөтиләр тагып йөрү киңәш ителми, иң яхшысы — иртән һәм кичен «Ихлас», «Фәләкъ» һәм «Нәс» сүрәләрен уку.

Гайшә (радыйаллаху ганху) Аллаһы Илчесенең (с.г.в.) йоклар алдыннан әлеге 3 сүрәне укуын һәм, кулларына өреп, тәнен сыпыруын җиткергән. («Тәфсир ибн Кәсир»).

Хубайба (радыйаллаху ганху) Аллаһы илчесенең (с.г.в.): «Кем «Куль һүәллааһү әхәде…», «Куль әгъүзү би-раббиль-фәләко…», «Куль әгъүзү би-раббин-нәс…»не көн саен иртән һәм кичен укый, барлык бәлаләрдән котылыр», дигән. (Абу Дауд, 5084 хәдис).

Әгәр кеше әлеге хәдискә таянып, тулы иман һәм ышану белән эш итсә, ул барча золымнардан, кара көчләрдән һәм күз тиюләрдән сакланачак».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100