Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иммунитетны ныгыта торган сарымсак һәм имбирне нәрсә алыштыра?

Вируска каршы торучы продуктлар турында танылган табиб-диетолог Маргарита Королева сөйләде.

news_top_970_100
Иммунитетны ныгыта торган сарымсак һәм имбирне нәрсә алыштыра?

Танылган табиб-диетолог Маргарита Королева иммунитетны ныгыта торган сарымсак һәм имбирне нәрсә белән алыштырып булырга мөмкин икәнлеген сөйләде. Бу хакта «Вечерняя Москва» газетасына сылтама белән «Челнинские известия» газетасы хәбәр итә. 

Соңгы вакытта имбир кибет киштәләрендә сирәк очрый, ә сарымсакны кайбер эчәк авырулары вакытында кулланырга ярамый. 

Эчке күзәнәкләрне саклауда цинк мөһим компонент булып санала. Аның вирусларга каршы торучанлыгы көчле. Цинкка майсыз ит, кузаклылар, көнбагыш, чикләвек, сөт продуктлары, йомырка, эре бөртекле ярмалар бай. Цинк файдалы майлар составындагы А витамины белән бергә яхшы үзләштерелә. Боларга чистартылмаган зәйтүн, кукуруз, көнбагыш майлары керә. Шулай ук иммунитет формалашсын өчен Е витамины кирәк. Безнең организмга табигый продуктлар составындагы В төркеме витаминнары һәм магний да керергә тиеш. 

Королева сыеклык күп эчәргә киңәш итә, чөнки су организмны чистарта. Күп кенә яшелчә һәм җиләк-җимешләр составындагы С витамины турында да онытмау зарур.

Безнең иммун систамасының ныклыгы эчәкнең сәламәт булуы белән бәйле. Шуңа күрә организмны пробиотиклар белән баетырга кирәк. Алар, мәсәлән, тозланган кәбестәдә күп. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100