Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

2021 елда ял көннәре һәм каникуллар күбрәк булачак

Быел алты өч көнлек, бер дүрт көнлек каникул көтелә.

news_top_970_100
2021 елда ял көннәре һәм каникуллар күбрәк булачак
pixabay.com

2021 елда ял көннәре артыграк булачак, дип өметләндереп яза ДУМА ТВ. Әмма нибары бер көнгә генә. 31 декабрь быелдан ял көн булачак.

Гыйнвар яллары бересеннән унысына кадәр дәвам итә. Беренче эш көне 11 гыйнвар.

23 февральдә өч көнлек каникул көтелә - 21, 22, 23е ял итәчәкбез. 23е сишәмбегә туры килә. Әмма 20се, шимбә көн ялы дүшәмбегә күчерелә. 3 көнлек каникул алдыннан 6 көнле эш атнасы булачак.

8 март дүшәмбегә туры килү сәбәпле, тагын бер өч көнлек каникул барлыкка килә. Алтысыннан сигезенә кадәр ял булачак.

Май башында ике өч көнлек каникул көтелә. Май яллары бересеннән өчесенә һәм сигезеннән унысына кадәр дәвам итә. 1,2,3 һәм 8, 9, 10 ял итәбез. 4, 5, 6, 7 майлар эш көннәре була.

Россия көнендә дә өч көнлек каникул көтелә. 12,13,14 ял итәбез. 11 июнь кыскартылган эш көне була.

Ноябрьдә, Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан дүрт көнлек каникул көтелә. 4,5,6,7 ял итәбез. 3 ноябрьдә кыскартылган эш көне булачак.

Болардан тыш Татарстанда 13 май (Ураза бәйрәм) 30 август һәм Корбан бәйрәм (20 июль) ял көне булачак. 30ы дүшәмбе. шул сәбәпле, Татарстанда тагын бер өч көнлек каникул барлыкка килә. Дини бәйрәмнәр атна уртасына туры килә - Ураза бәйрәм чәршәмбегә, Корбан бәйрәм сишәмбегә туры килә.

2021 елда 118 ял көне була, бу дүрт ай дигән сүз. Бәйрәм көннәре 29, ял көннәре - 89. 28 көн - отпуск. Табиблар, тәрбиячеләр, ветеринарлар, шахтер, укытучылар һәм МВД хезмәткәрләренең отпусклары озынрак.

2021 елда рәхәтләнеп эшләргә дә, ял итәргә дә мөмкинлек бар дигән сүз.

Армый эшләгез!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100