Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Queen төркеме музыканты Кояш системасының читенә җиткән “Яңа горизонтлар” зондына багышлап җыр язган

Queen төркеменең легендар гитаристы Брайан Мэй Җир шарыннан иң еракка очып киткән New Horizons зондына багышлап җыр иҗат иткән. Ул музыкантның соңгы егерме ел эчендә язган беренче соло композициясе булып санала.

news_top_970_100
Queen төркеме музыканты Кояш системасының читенә җиткән “Яңа горизонтлар” зондына багышлап җыр язган

Исегезгә төшерәбез, Американың "Яңа Горизонтлар" - New Horizons зонды Кояш системасындагы иң ерак объектны - Җирдән 6,4 млрд км ераклыктагы Ultima Thule (Ерак Тула) астероидын фотога төшерә алды.

“Мин һәрвакыт галәм белән шөгыльләнергә теләдем, ә музыка тормышымда гел зур урын алып торды. Шулай итеп, мин ике яраткан әйберләремне бергәләштерә алдым һәм гадәти булмаган җыр яздым", - дигән музыкант.

Җырның премьерасы NASAның штаб-фатирында булган. Җырның текст авторы – Бөекбраитания шагыйре Дон Блэк.

Җырны ютуб видеодан тыңлап була:

Синглда мәрхүм галим Стивен Хокингның өч ел элек галәм тикшеренүчеләренә язып калдырган хатыннан фрагменты та бар. “Дөресен әйткәндә, аны җырга куярга кыен иде. Килеп чыгар микән, дип уйландым”, - ди Брайан Мэй. “New Horizons тикшеренүе фән өчен бик тә мөһим һәм кирәкле мизгел. Стивен Хокинг минем башта булганны әйтеп салган. “Без мондый тикшеренүләрне кешеләр булганга һәм белергә кирәк булганга үткәрәбез”, - дигән ул. Мин гадәти булмаган урында торам: гомерем буена музыка дөньясында яшим, шулай ук астрономия һәм астрофизикага да тирәнтен кереп киттем”, - ди Брайан Мэй.

“Кешелекнең сәяхәт кыласы килә, ул галәмдә ниләр барлыгын белергә тели һәм галәмне тагын да күбрәк ачасы килә”, - дигән Queen төркеме гитаристы Инстаграм битендә.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

!!! Bri

Публикация от Brian Harold May (@brianmayforreal)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100