QR-кодларны кайчан бетерәчәкләр?
РФ Хөкүмәте матбугат хезмәте QR-кодлар турындагы законның кайчанга кадәр гамәлдә булачагын белдерде.
QR-кодлар Россиядә 2022 елның 1 июненә кадәр гамәлдә булачак, дип хәбәр итте Россия хөкүмәте матбугат хезмәте.
Министрлар Кабинеты Дәүләт Думасына QR-кодлар турындагы закон проектын тәкъдим иткән. Анда QR-кодлар турындагы закон 2022 елның 1 июненә кадәр гамәлдә булачак, дип язылган.
Шул рәвешчә, QR-кодлар кайчан бетә дигән сорауга инде анык җавап бар. Дөрес, бу закон озайтылырга мөмкин, әмма кимендә беренче июньгә кадәр шушы шартларда яшәячәкбез.
QR-кодларны җәмәгать транспортына кергәндә түгел, билет алганда тикшерәчәкләр.
QR-код авиабилет һәм тимер юлга билет алганда да кертелә. Билет алганда шулай ук медотвод та тәкъдим итеп булачак.