Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

QR-код (Айваз Садыйров)

Метрога әлеге дә баягы QR-код юклыгы аркасында эләгә алмыйча, җиде километрны җәяүләп тәпиләде. Шактый арыган Фәритне үз фатирының ишек төбендә хатыны каршы алды...

news_top_970_100
QR-код (Айваз Садыйров)
"Чаян" журналы

Фәритне эшкә кертмәделәр.

— Бүгеннән QR-код белән генә! — дип кырт кисте вахтер, маскасы астыннан мыгырдап.

Ул кайтып китте. Өйдә кимерергә кипкән балык булса да алыйм дип, кибеткә борынын тыккан иде, «QR-код!» — дип кире борып җибәрделәр.

Метрога әлеге дә баягы QR-код юклыгы аркасында эләгә алмыйча, җиде километрны җәяүләп тәпиләде.

Шактый арыган Фәритне үз фатирының ишек төбендә хатыны каршы алды:

— Өйгә QR-кодсыз аяк та атлыйсы булма!

Фәрит, аптырап, QR-код эзләргә китте. Ниһаять тапты. Өч сәгать аягүрә басып торганнан соң чират башына җитте. Көне буе ашамыйча талчыккан Фәрит бер сүзне генә әйтә алды: QR-код бирегез!

— Төп QR-кодны алыр өчен региональ QR-код кирәк! Бармы ул сездә?

Җавап бирергә Фәритнең хәле калмаган иде инде. Аның күз аллары караңгыланды, башы әйләнеп китте. Ул егылды да үлде…

«Теге дөнья. Котылдым!» — дип уйлап куйды Фәрит, үзенең үлгәнен аңлап.

Менә ул җәннәт ишекләре төбендә басып тора. Ниһаять рәхәт тормыш күрәм икән, дип куанып, алга үтте. Аны бер тавыш туктатты:

— QR-кодыгыз бармы? QR-кодсыз җәннәткә керү юк!..

Фәрит уянып киткәндә ак халатлы кешеләр, аңа игъти- бар бирми, чабышып йөриләр иде. Ул үзенең больницада икәнлегенә төшенә башлады.

«Димәк, мин исән?!» — дигән уй бераз гына кәефен кырды аның. Димәк, җәннәт, QR-код, егылудан соң төшләнү генә булган.

— Килегез әле монда, — дип, хәлсез генә тавыш белән медсестраны чакырып алды. — Мин кайда?

— Сез больницада. Сезне бүген үк чыгарачакбыз, — диде туташ, — барлык процедуралар үтәлгән, сезнең QR-код та бар.

— QR-код? Нәкъ шул әкәмәтнең монда керткәне исенә төште Фәритнең.

— Әйе. Барлык монда эләккән пациентларга без процедура ясыйбыз. Шуннан соң сезнең госуслугагызга автомат рәвештә QR-код килә.

Икенче көнне ул больницадан чыкты. Хастаханәнең ишек төбендә үк моны видеокамера күтәргән оператор белән кулына микрофон тоткан сары чәчле кыз урап алдылар. Фәрит аны-моны аңлашканчы, кыз бер-бер артлы сораулар яудыра башлады:

— Сез QR-код ясаткансыз икән. Ничек хәлегез? Башкаларга да тәкъдим итәсезме? QR-код ясатканчы хәлегез начар иде, хәзер бик күпкә яхшырды, шулай бит? Бу QR-код сезгә өмет күпере ролен үтәде, әйеме? Әйе, әлбәттә! QR-код уйлап табучы безнең Рәсәй галимнәре — дөньяда иң алдынгылары!

Бер-ике сүз әйтергә дип телен әйләндергәләгәнче кыз да, оператор да каядыр юк булдылар.

Ул мыштым гына өенә кайтты. Хатыны тагын кертмәс дип курыккан иде. Кертте. Менә ул тәлинкә тутырып аш состы. Тик бер сорау һаман тынгылык бирми: үзенең рөхсәтеннән башка QR-код ничек ясадылар соң аңа?

Бер читтә телевизор эшли. Экрандагы кыз:

— Илдә QR-код ясатучылар көннән-көн арта! Безнең шәһәр, тиешле 80% күрсәткечне узып, 95 кә җитте. Менә Фәрит дигән кеше үз теләге белән QR-код ясатырга килгән һәм башкаларга да тәкъдим итә.

Шулчак зәңгәр экранда Фәритнең аптыраулы кыяфәте чалынды.

— Фәрит әфәнде әйтүенчә, QR-код уйлап табучы безнең Рәсәй галимнәре — дөньяда иң алдынгылары! Кулына тоткан кашыгын авызына алган килеш Фәрит катып калды…

Шулчак телефоны шалтырады.

— Алло!

— Фәрит Сабирҗанович, сезне федераль телеканалдан борчыйлар. Сезне ток-шоуга чакырасыбыз килә. Тапшыруның темасы: «Куар-код геройлары». Сезнең арттан машина җибәрербез.

Бердәнбер кәчтүмен киеп, Фәрит тапшыруга барып утырды. Аны мактадылар да, мактадылар. Калганнарга үрнәк итеп күрсәттеләр. Фәриткә, аптырап, башын каккалап утырудан башка чара калмады. Соңыннан тапшыруда катнашкан өчен конверт та бирделәр.

Икенче көнне Фәрит янына зур бер дәүләт газетасыннан журналист агай килеп төште. «Синең турында статья язабыз. Беренче биткә!» Министрлыктан хәбәргә керделәр.

Министр үзе приемга чакырган. Кулын кысып, күкрәгенә «Атказанган QR-кодчы» медален дә тактылар.

Фәрит геройга әверелде. Дәүләт советына да чакырдылар. Чираттагы сайлауларда депутатлыкка тәкъдим итәргә дигән сүз дә яңгырап үтте…

QR-код уйлап тапкан теге Рәсәй галимнәрен чыннан да хөрмәт итә башлады Фәрит. Менә хәзер баласы туса, мулла чакыртып, QR-код дигән исем бирер иде.

Көннәрдән бер көнне QRкодны гамәлдән чыгардылар. Фәритне дә тиз оныттылар. Ничек тиз кабынса, шулай тиз сүнде атказанган QR-кодчының йолдызлыгы.

Икенче көнне Фәритне эшкә кертмәделәр.

— Бүгеннән эшкә QRкодлыларны кертмибез! — дип кырт кисте вахтер!.. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100