news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Пыяла кисәкләреннән картиналар ясаучы Алсу: «Мозаикага йөри башлагач, бала ачылып китә»

Саба районының «Оста» балалар иҗаты үзәгендә төрле һөнәр серләренә өйрәнергә мөмкин: агачтан эшләнмәләр, чүлмәкләр ясарга, тегәргә... Әмма иң үзенчәлекле юнәлешләрнең берсе - мозаика белән эшләүдер.

news_top
Пыяла кисәкләреннән картиналар ясаучы Алсу: «Мозаикага йөри башлагач, бала ачылып китә»
Фото: © «Интертат», Милена Новикова

Алсу Марсовна, исәнмесез! – дип, укучылар әлегә кадәр буш торган бүлмәгә узды.

Һәркемне үз урыны, үз кул эше көтеп тора. Өстәлләрдә – кызыл, яшел, сары төстәге пыяла кисәкләре, вак ташлар салынган савытлар. Шушы материаллардан балалар картиналар ясый.

Фото: © «Интертат», Милена Новикова

Алар Алсу Шахвәлиеваның мозаика сәнгате түгәрәгенә йөри. Дәресләр дүшәмбедән җомгага кадәр уза. Кечкенәләр һәм олыраклар өчен бүленгән төркемнәрдә 40 укучы бар.

Саба районының «Сәләтле балалар» мәктәбендә мозаикадан бик матур панно ясадылар һәм безнең район җитәкчесе мәктәптә мозаика мәктәбен ачарга тәкъдим итте. Шуннан башлап, 2014 елдан бирле балалар белән мозаика һөнәре белән шөгыльләнәм, – дип сөйләде Алсу Шахвәлиева. Аның укытучысы итальян мозаика рәссамы Марко Бравуро була.

«Күп балалар, мозаикага йөри башлагач, ачылып китте»

Мозаикадан картинаны бер дәрестә генә әзерләп бетерерлек түгел.

Без пыяла, таш мозаика белән эшлибез. Пыяла өчен махсус кискечләр бар. Шулар белән кисеп, шаблоннар, эскизлар ясыйбыз. Шул шаблоннар өстендә рәсемне җыябыз. Бер дәрестә эшне тәмамлап булмый. Эше күп. Рәсемнең зурлыгына, эскизына карап, һәр кисәкне уйлап урнаштырырга кирәк, – дип аңлатты Алсу ханым.

Фото: © «Интертат», Милена Новикова

Бүлмәдә исә күз явын алырлык эшләр тезелгән. Монда пыяладан да, таштан да, тукымадан да ясалган картиналар бар.

Фото: © «Интертат», Милена Новикова

Рәсемнәрне үзем дә тәкъдим итәм. Әмма аларның үз фантазияләре булса, бигрәк тә шатланам. Күбрәк балаларның үз эскизларын күрәсе килә. Бу аларга мотивация дә бирә. Күп балалар, мозаикага йөри башлагач, ачылып китте. Моңа кадәр «Исәнмесез» дип әйтергә оялып торган кызлар һәм егетләр үзләренең эшләрен күрсәтеп, конкурсларда да урын алдылар, – дип сөйләде Алсу Шахвәлиева.

Ул укучыларының соңгы уңышлары белән дә бүлеште. Күптән түгел «Тукай иле», «Тукай безнең йөрәкләрдә» конкурсларында призлы урыннар яулаганнар.

«Ак яулыклы әбиләр турында үз коллекциямне булдырдым»

Алсу Шахвәлиева кул эшләрен кечкенәдән яраткан.

Чигү дә чиктем, бәйләү дә бәйләдем. Мин малайлар арасында укыган кыз идем. Алар уйный, сугыша, ә мин бәйләп утыра идем, – дип искә алды ул.

Еллар үткәч, мозаика аның яраткан кул эшенә әйләнә. Бу эшкә мәхәббәт балалар аркасында барлыкка килгән:

Балаларга бу шөгыльнең ошавы аларның күзеннән күренә. Балаларның күзләре бу эштән нурланса – ул үзе бәхет, хәзерге заманда бигрәк тә. Барсы да ясалма фәһем белән эшли. Сүз дә юк, уңайлы, җайлы. Ләкин кул эшләре белән эшләү – ул күңел белән эшләү дигән сүз, – дип аңлатты ул.

Алсу Шахвәлиеваның үзенең ике коллекциясе бар. Берсе – «Сабантуй», икенчесе «Ак яулыклы әбиләр» дип атала.

Фото: © «Интертат», Милена Новикова

Мин ак яулыклы әбиләр турында үз коллекциямне булдырдым. Әлеге мозаика эшләнмәләрендә татар хатын-кызларның, әбиләренең нинди акыллы, зирәк, әдәпле һәм җылы күңелле булуларын күрсәтәсем килде. Ике дәү әниемне дә бик ярата идем. Бәлки шуннан килеп чыккандыр инде ул. Аларның кул эшләре белән утырулары, безгә әкиятләр сөйләүләре, үзләре күргән тормышны искә алулары һаман хәтердә. Мәктәптән кайткач, дәү әнигә кереп, мичтә пешкән коймак белән чәй эчеп чыга идем. Бик рәхәт балачак булган! Балаларга да шуны аңлатасым килә. Безнең өлкән буын бик нык рухлы иде. Авырлыкка карап тормаганнар, тормышның ямен белеп яшәгәннәр, – дип сөйләде ул.

Укучы бала: «20дән артык картина ясадым»

Алсу Шахвәлиева «Интертат» журналистларына да кечкенә генә мастер-класс үткәреп алды. Иң беренче мозаика өчен махсус пыялаларны кискеч белән кистек. Кисәргә күп көч кирәк түгел, ләкин осталык сорый. Шуңа кискән пыяла кисәкләребез төрле-төрле формада килеп чыкты. Шуннан соң пыяла кисәкләрен җилем белән ябыштырып лалә чәчәге ясадык. Ә балалар бу вакытта инде шактый катлаулы эшләр белән мәшгуль иде.

Мин беренче сыйныфтан йөри башладым. Быел инде 3 ел була. Минем картиналарым өчен әти киштә ясап бирде. Анда үземнең картиналарны тезәчәкмен. Миңа мозаика бик нык ошый. Картиналарым да бик матур булып чыга. Чәчәкләр, җиләк-җимеш, чыпчык ясаганым бар, – дип сөйләде Алинә исемле укучысы.

Эльвина исемле кыз да түгәрәккә 3нче ел йөри. «Бу түгәрәкне бик яратам. 20дән артык картина ясадым. Ясаган картиналарымны җыеп барам, бүләк итәм. Әбигә, абыйга һәм апага бүләк иткәнем булды», – дип бүлеште ул.

Фото: © «Интертат», Милена Новикова

***

Мозаика сәнгате – сабырлык таләп итә торган эш. Тамчыдан күл җыелган кебек, кечкенә пыяла кисәкләреннән дә матур бер дөнья туа ала. Бу дөньяны тудыру өчен сабырлык һәм тырышлык кирәк. Алсу Шахвәлиева дәресләрендә укучылар мозаика сәнгатенә өйрәнү белән бергә шушы сыйфатларны да ныгыта.

Фото: © «Интертат», Милена Новикова

Фото: © «Интертат», Милена Новикова

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар