Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Пыяла банка аркасында башланган?» Бер авылда ун өй янып беткән

news_top_970_100
«Пыяла банка аркасында башланган?» Бер авылда ун өй янып беткән
Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы видеосыннан скриншот

Свердловск өлкәсенең Артинский районындагы Березовка авылында берьюлы 10 өй янып беткән. Янгын пыяла банка аркасында килеп чыккан, дип яза «Комсомольская правда».

Фаҗига 28 майда була. Бәхеткә, кешеләргә зыян килмәгән. Полиция белешмәсе буенча, янгын буш пыяла банка аркасында чыгуы ихтимал.

«Гадәттән тыш хәл Грязнов урамындагы участокларның берсендә пыяла банка аркасында башлануы ихтимал. Мөгаен, ул линза эффекты китереп чыгарган һәм кояш нурлары аша коры чирәмгә ут капкан булуы мөмкин», – дип сөйләгәннәр Эчке эшләр министрлыгының Свердловск өлкәсе буенча идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Валерий Горелых.

Ялкын күрше мунчага күчә, аннары торак йортларга. Авыл халкы сүзләренчә, бу вакытта авылда бик көчле җил була, ут бөтен авылга тарала.

Полициядә исә фаҗига сәбәпләренең башка версияләре дә булуын әйтәләр.

«Килгән зыянның гомуми суммасы 12 млн сум чамасы. Төгәл сумманы махсус комиссия билгели. Йортсыз калган кешеләр туганнарына урнашып тора», – дигәннәр.

Зыян күрүче гаиләләрнең берсенә Арти бистәсендә торак бирәләр. Ул Березовкадан 45 км ераклыкта. Башка зыян күрүчеләргә компенсация түләргә мөмкиннәр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100