news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

"Пычрак" автомобильләргә күпме штраф салачаклар?

Россиядә “пычрак” автомобильләр өчен чикләүләр үз көченә керде.

news_top
"Пычрак" автомобильләргә күпме штраф салачаклар?

Пычрак газлар чыгара торган транспортка чикләүләр булачак. Бу “Евро-0”, “Евро-1” һәм “Евро-2” класслы двигательле автомобильләргә кагыла. Бу турыда "Татар-информ" хәбәр итте.

Чикләү башланганны юлдагы “Механик транспорт чараларының экологик классларын чикләү зонасы” юл билгесенә карап белеп булачак.

Әлеге юл билгесе куелган урында экологик классы тиешле күрсәткечләрдән түбән булган автомобильләр хәрәкәте тыелачак.

Бу чикләүләр экологик халәт начар булган районнарда кертеләчәк. Андый автомобильләр исемлегенә “Жигули” һәм “Лада Самара” керергә мөмкин.

Юл билгесенә буйсынмаган автомобильчеләргә 500 сум штраф салынырга мөмкин.

***

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110. Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар