Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пычак безнең бөтен кешедә дә бар»: унбиш яшьлек укучы классташын пычак кадап үтергән

Тикшерү комитетының төбәк идарәсе мәгълүматларына караганда, әлеге хәл ике малайның сугышуы аркасында килеп чыккан.

news_top_970_100
Пычак безнең бөтен кешедә дә бар»: унбиш яшьлек укучы классташын пычак кадап үтергән

Махачкалада мәктәп укучысы классташына пычак белән ташланган. Әлеге факт буенча тикшерүчеләр җинаять эше ачкан, дип яза РИА Новости.

«Тикшерү версиясе буенча, 11 октябрьдә Махачкаланың 51 нче мәктәбендә 15 яшьлек укучы һәм аның классташы сугыша башлый, ул яшьтәшенә пычак кадый. Яраланган яшүсмер хастаханәдә вафат була», — дип хәбәр иттеләр Тикшерү комитетында.

Ике укучы электән ызгышып торганнар. Кадап үтергән малай әтүенчә, ул пычакны куркытыр өчен генә тартып чыгарган, ә тегесе төртешкән вакытта ялгыш кадалган.

Сорау алу вакытында укучы малай пычакны ник сатып алдың дигән сорауга җавап бирә. «Минем аны үтерәсе килмәде. Пычак безнең бөтен кешедә дә бар. Сугышканда очраклы рәвештә тартып чыгардым», ди ул.Аннары ул директор янына барып, пычак кадаганын әйткән.

Укучының яшьтәшенә пычак кадаганын иптәшләре видеога төшереп торган. Кадрлардан аңлашылганча, бу бернинди дә очраклылык түгел.

Җинаять эше директорга һәм завучка карата да ачылган. Мәктәпне төшерергә килгән РГВК «Дагестан» каналы операторы Гадж Магомедовны өлкән класс укучылары кыйнаган, ул хастаханәгә эләккән, әмма полициягә күрсәтмә бирергә курыккан.

Ведомствода әйтүләренчә, тикшерү барышында мәктәп җитәкчелегенә хокукый бәя биреләчәк. Фаҗига урынында Дагыстан буенча Тикшерү комитеты хезмәткәрләре эшли. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100