«Пычагын тотып кырга чыгып качкан» – Бер яшьлек сабыйны үз атасы пычак кадап үтергән
Тула шәһәрендә яшәүче ир-ат 1 яшьлек улына пычак белән суккан, үзе өйдән кырга чыгып качкан. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.
4 декабрьдә кич белән өлкән яшьтәге ир-ат эштән кайта һәм фатирда 1 яшьлек оныгының мәетен таба. 1 яшьлек малайның күкрәгендә пычак эзләре була. Ул инде сулыш алмый, канга баткан була. Ир-ат полиция чакыра.
Баланы анасы әбисе белән бабасы фатирына китерә. Алар – хатынның элек бергә яшәгән иренең ата-анасы, бала – аларның оныгы. Аннары әни кеше эшкә китә. Бераздан әби белән бабай фатирына баланың атасы да килә. Әби белән бабай да эшләре белән чыгып китә, бала атасы белән генә кала.
Көндез әти кеше баланың анасына шалтырата, баланың астын алмаштыру тәртибен сораша. Хатын тиз генә аңлата да трубканы куя, аннары бөтенләй җавап бирми. Өйгә кайткач, бабай шуны аңлый – атасы баланы караганчы, үтерергә булган. Тикшерү версиясе буенча, ул баласына берничә тапкыр пычак кадаган.
Әти кешене тиз арада тоткарлыйлар. Ул Туладан ерак түгел, кырда була, кулына баласын үтергән пычак тоткан. Ул үзен дә яралаган, хәзер аны хастаханәгә салганнар.
Тикшерү эшләре бара.
«КП» чыганагы белешмәсе буенча, ир-атның психик авыруы бар. Баланы куркынычта калдырган анасын да җаваплылыкка тартулары ихтимал, диелә хәбәрдә.