Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Пятница» каналы ни өчен «Орел и решка» тапшыруын күрсәтүдән туктый?

Хәзерге вәзгыятьтә бу тапшыруны әзерләү мөмкин түгел, дип яза каналның матбугат хезмәте.

news_top_970_100
«Пятница» каналы ни өчен «Орел и решка» тапшыруын күрсәтүдән туктый?

РИА Новости хәбәр итүенчә, «Пятница» каналы Украинаның TeenSpirit ширкәте белән хезмәттәшлекне туктаткан. Бу ширкәт канал өчен «Орел и решка» тапшыруын әзерләгән.

«Хәзерге вәзгыятьтә проектны алга таба әзерләү мөмкин түгел», — дип хәбәр итә «Пятница» каналы матбугат хезмәте.

«Пятница» 2013 елдан бирле чыга, күңел ачу тапшыруларының бер өлешен Украина ширкәтләре әзерли. Телеканалдагы иң югары рейтинглы тапшыруларның берсе — «Орел и Решка» ны TeenSpirit ширкәте әзерли.

Моңа кадәр «Орел и Решка» тапшыруының продюсеры, Украинада яшәүче Марина Гранкинаның Инстаграмда хезмәттәшлектән зарлануы хакында хәбәр чыккан иде. Ул коронавирус һәм күрше илдәге вәзгыятьтән зарлана һәм «беренчесе икенчесен үтерсен иде», дип яза.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100